Моның өчен барлык шартлар да тудырылган: шәһәрнең төрле өлешләрендә вакциналаштыруның вакытлыча пунктлары эшли, поликлиниканың прививкалау кабинеты ялларсыз иртәдән кичкә кадәр кабул итә. Һәм үз сәламәтлеге өчен җаваплылык тойган кешеләр прививкадан баш тартмый.
– Бу юлы нәрсә белән вакциналаштырасыз? – шәһәрле Гакыйф Шәмсетдиновның, мәдрәсәдә вакциналаштыру өчен махсус бүлеп бирелгән кабинетка кергәч, иң беренче соравы шундый булды. Ул ревакциналаштыруга килгән. Ә вакциналаштыруның вакытлыча пунктына килүенең сәбәбе бар.
– Биредә чират юк, – диде ул. Шәһәрдә яшәүче Хәниф Мөхәммәтҗанов өчен дә әлеге сәбәп төп дәлил булган.
– Кешеләр күп була торган урыннарны читләтеп үтәргә кирәк дип юкка гына киңәш бирмиләр булыр. Ә биредә кеше күп түгел, – дип уртаклашты ул. Вакцинаның беренче компонентын өч атна элек алган булган ул. Гакыйф Шәмсетдинов та, Хәниф Мөхәммәтҗанов та бер фикердә – вакцина ясатырга кирәк, дип саныйлар. Аларның икесе дә беренче прививкадан соң үзләрен начар хис итмәгән, яхшы кичергән. Ревакциналаштыру өчен ир-атларга “Спутник Лайт” прививкасын тәкъдим иттеләр. Күчмә вакциналаштыру фельдшеры Галина Блинова әйтүенчә, башка, ике компонентлы прививка да алырга мөмкин.
– Әйдәгез, “Лайт” ясагыз, – дип сайлады Гакыйф Шәмсетдинов. Күчмә вакциналаштыру поликлиникадагыдан бер ягы белән дә аерылмый. Прививкага кадәр пациент биредә дә карау уза, анкета, килешү тутыра, аңа вакытлы амбулатория картасы ачыла.
– Аннан соң кулына бүген беренче компонентны ясатты дигән мәгълүмати справка белән бергә вакцина турында белешмәлек бирәбез, анда икенче прививканың датасы да күрсәтелгән була, – диде фельдшер. Билгеле булганча, коронавируска каршы вакцинаны саклау шартлары үзгә. Күчмә вакциналаштыру вакытында да истә тотыла бу. Процедура шәфкать туташы Тәнзилә Вәлиуллина вакцинаны дөрес күчерү һәм саклауга җитди карый.
– Безнең махсус сумка-суыткычыбыз бар. Анда вакцина өчен кирәкле температура саклана. Поликлиникага кайткач, вакцинаны махсус туңдыргычка күчереп куябыз, – диде шәфкать туташы. Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, аларга вакцина ясатырга көненә 18- 20 кеше килә икән. Вакцинаны икенче тапкыр ясатучы кешеләр беренче вакцинаны ясатканлыклары турында сертификат күрсәтәләр. Бүгенге көндә Нурлат районы үзәк хастаханәсенә 29825 кешене прививкалау өчен 4 төрле вакцина кайткан. Беренче этап белән 27 410 кеше колачланган, 25 568 кеше вакциналаштыруны тулысынча төгәлләгән, аларның 25 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 725 кеше ревакциналаштыру узган.
Вакциналаштыру пунктларының эш графигы
20 декабрь – шәһәр Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты, 9.00-12.00.
21 декабрь – мәдрәсә, “Грани” мәдәни-ял үзәге, 9.00-12.00.
22 декабрь – шәһәр Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты, 9.00-12.00.
23 декабрь – шикәр заводы һәм тимер юлчылар микрорайоннарындагы табиблык амбулаторияләре, мәдрәсә, “Грани” мәдәни-ял үзәге, Түбән Нурлат, 9.00-12.00.
24 декабрь – шәһәр Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты, 9.00-12.00; Югары Нурлат, 14.00-17.00.
Вакцинаны поликлиникада көн саен иртәнге 8.00дән 20.00гә кадәр ясатырга була (12.00- 13.00 – төшке аш вакыты).