«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы Нурлат бүлекчәсенең "Күңелле чүлмәкчеләр" проекты Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерү буенча муниципаль практикалар, проектлар һәм программалар республика конкурсы лауреаты булды.
Бүләкләү тантанасы Казанның А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узды.
Анда Рус милли-мәдәни берләшмәсенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе, «Нефтьче» мәдәният йорты директоры Юлия Магарина һәм «Күңелле чүлмәкчеләр» чүлмәк ясау осталыгы студиясе педагогы Анна Дугина катнашты.
Аларга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.