Татарстанда таныклык алуга имтихан тапшыру өчен дәүләт хезмәтләре порталында сервис булачак

2021 елның 18 декабре, шимбә

Машина йөртү таныклыгына имтиханның теоретик өлешен тапшыру өчен бердәм электрон сервис эшләнә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уртак утырышында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте.

Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырылачак, һәм автомәктәпнең һәр курсантында «цифрлы профиль» булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International