«Чыршыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрби-патриотик дәрестә катнашты

2021 елның 17 декабре, җомга

Нурлат шәһәренең «Чыршыкай» балалар бакчасында хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышланган чара узды.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыльләнүче балалар өчен тематик дәресне Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин үткәрде.

Заһир Кәрим улы яшь нурлатлыларга армия хезмәте турында сөйләде, үз сүзләрен видеопрезентация белән ныгытты. Балалар аны зур игътибар белән тыңлады, сораулар бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыз балалар аеруча зур кызыксыну белән тыңлады.

«Мин хәрби табиб булырмын дип күптән карар иттем инде. Без әти белән хәрби фильмнарны еш карыйбыз, минемчә, бу-җаваплы, әмма бик кызыклы һөнәр»,-дип уртаклашты 6 яшьлек Вика Краснова.

Заһир Абдуллин Нурлаттан Александра Рукавишникованы мисал итеп китерде, ул хәрби-диңгез флотында хезмәт итә һәм бу өлкәдә зур үрләр яулый.

«Хәзерге вакытта «Шундый һөнәр бар - Ватанны сакларга!» бөтенроссия мәгълүмат-агитация акциясе бара. Әлеге акциясе кысаларында район мәктәпләрендә чаралар даими узалар, ә менә балалар бакчасында, мөдир Зоя Владимировна Яковлева чакыруы буенча, без аны беренче тапкыр үткәрдек. Балалар белән очрашу алдыннан бик дулкынландым, аларга дәрес темасын ничек һәм ни рәвешле аңлатырмын дип уйладым. Әмма без тиз арада уртак тел таптык. Мондый чаралар патриотик тәрбия бирү планында гына түгел, ә Ватан һәм аны яклау турында дөрес төшенчәләр формалаштыруда да мөһим”, - диде дәрес ахырында Заһир Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International