Татарстан эшкуарлары күчемсез милек объектларына 12 меңгә якын хокук рәсмиләштергән

2021 елның 17 декабре, җомга

2021 елның 11 аенда Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләреннән кергән документлар буенча күчемсез милек объектларына 11 989 хокукны теркәгән. Шул ук вакытта теркәү кыска вакыт эчендә башкарылды.

Әйтик, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш - бирешләрне теркәү срогы закон нигезендә билгеләнгән 9 көн урынына 5 эш көне (өлешләп төзүдә катнашу килешүләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә бер үк вакытта куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12 эш көне урынына 9 эш көне тәшкил итте.

Кагыйдә буларак, Татарстан эшмәкәрләре төзелә торган йортлардагы фатирларны, шулай ук офис бүлмәләрен милек итеп рәсмиләштерәләр.

Игътибар итәр  өчен

Кыскартылган сроклардан файдалану өчен, документларны КФҮ аша тапшырганда, электрон чират терминалы аша кабул итүгә язылганда, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен генә билгеләнгән аерым кнопкага басып, махсус талон алырга кирәк. Бу КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене КУЭ субъекты буларак билгеләргә һәм документларны кабул иткәндә теркәлүнең кыскартылган срокларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык килеп туган сораулар буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (көн саен эш вакытында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International