"Бердәм Россия"нең җирле Нурлат бүлегенең башлангыч бүлекчәләрендә хисап-сайлау җыелышлары тәмамланды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Алар җирле хакимият органнары депутатлары һәм сәяси совет әгъзалары катнашында узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең барлык башлангыч бүлекчәләрендә хисап-сайлау җыелышлары узды, анда "бердәмроссиялеләр" хисап чорындагы эшчәнлеккә йомгак ясады, секретарьларны сайлады, Советлар составын яңартты.

Нурлат җирле бүлекчәсе Башкарма секретаре Ралия Ханеева билгеләп үткәнчә, җыелышлар барлык башлангыч бүлекчәләрдә дә партия әгъзаларының актив катнашында узган. Нәтиҗәдә, 12 башлангыч бүлекчәдә секретарьлар яңадан сайланып куелды, шулай ук советларның составы яңартылды.

 Хисап-сайлау җыелышларында шәһәр һәм район Советлары депутатлары, шулай ук җирле бүлекчә сәяси советы әгъзалары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International