Чара «Нурлат сөте» хуҗалыгы базасында оештырылды.
Бүген Нурлат районының терлекчелек тармагының 11 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе булды. Биредә үк терлекчеләр терлекләрне кышлату буенча бурычларны билгеләде.
Утырышның пленар өлеше Иске Чаллы мәдәният йортында узды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Исхаков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, районның аграр секторының терлекчелек буенча җитештерү күләме 1 миллиард сумнан артып киткән һәм 105 процент үсеш тәэмин иткән.
Район буенча 17 180 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 7804е – сыерлар. 11 айда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 1917 тонна ит, 38,7 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым 5343 килограмм тәшкил итә.
Ришат Әфгатович 2022 елга куелган бурычларны да атады, алар арасында фермаларда терлекләрнең баш санын проект куәтенә җиткерү, барлык технологияләрне үтәү, ветеринария, зоотехник чараларны үз вакытында үткәрү, сөт сыелары көтүен яңарту һ. б. бар.
Семинар-киңәшмәдә «Нурлат сөте» эшчәнлеге турында хисап белән хуҗалык җитәкчесе Фәнис Вәлиев сөйләде. «Нурлат сөте» – кырларда һәм фермаларда җитештерелгән продукция үз мәйданнарында эшкәртелә торган бердәнбер хуҗалык. Җитештерелгән продукция үрнәкләрен мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә күрергә мөмкин иде.
Тулаем алганда, хуҗалыкта технологик процесслар һәм эре мөгезле терлекләрне ашату белән җентекләбрәк сөт комплексы базасында узган семинарның практик өлешендә таныштырдылар.
Биредә быел өч бина реконструкцияләнгән, аларның икесендә мөгезле эре терлек асрала, тагын берсен- саву залын киләсе елда эшләтеп җибәрәчәкләр. Семинарда катнашучыларда терлекләрне ашату рационы аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә монокорм әзерләнә, аңа барлык кирәкле туклыклы матдәләр һәм өстәмәләр кертелгән.
Семинарда шулай ук ветеринария, хезмәтне саклау, техник паркның торышы кебек темалар да күтәрелде. Семинар барышында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Фирая Әхмәтҗанова да чыгыш ясады.