Нурлат укучылары бушлай дистанцион курсларда программалаштыруны үзләштерә ала

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Курслар «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

 

Россиянең биш төбәгеннән, шул исәптән Татарстан укучылары математика һәм информатика буенча өстәмә белем ала алачак. Курсларның дәвамлылыгы 144 академик сәгатьтән һәм аннан да күбрәк тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы.

Укыту программасы үз эченә 24 курсны ала, аларда Python, C#, Java, PHP, C++ и JavaScript телләрен һәм програмалаштыруны өйрәтү планлаштырылган.

Дәресләрне илнең 9 югары белем мәктәбе укытучылары алып барачак, шул исәптән Иннополис Университеты, Бауман исемендәге МДТУ Инжинириумы, «Синергия» университеты, Алгоритмика ИТ-мәктәбе һәм башкалар.

Программада катнашу өчен 2021 елның 30 декабренә кадәр ата-ана белән бергә сайтта анкета тутырырга, 24 курсның берсен билгеләргә һәм программалаштыру нигезләре буенча тест узарга кирәк.

Уку «Цифрлы икътисад» милли программасының «Цифрлы икътисад» федераль проекты чаралары исемлегенә керә һәм Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм 2035 университеты башлангычында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International