Нурлатта Яңа ел фейерверклары җибәрү рөхсәт ителгән мәйданчыклар билгеләнде

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 2021 елның 8 декабрендәге 1194 номерлы карары нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чорда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, шапылдавык шартлаткычлардан тыш) түбәндә билгеләнгән территория чикләрендә куллану тыела:

  • сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары чикләреннән (автомобиль юлларыннан, ягулык-энергетика комплексыннан (шул исәптән линияле) 500 метр ераклыкта;
  • торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
  • күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.

Моннан тыш, Нурлат шәһәре территориясендә пиротехник эшләнмәләрне куркынычсыз куллану мөмкин булган, пиротехник эшләнмәне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат стендлары һәм белешмәлекләр, беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган 4 махсус мәйданчык каралган. Бу стендтан 10 метр радиуста пиротехник эшләнмәне куркынычсыз кулланырга мөмкин.

Әлеге мәйданчыклар урнашкан:

 

1. Гагарин урамындагы үзәк парк территориясендә.

 

  1. Нурлат урамындагы «Спорт» паркында

 

3. «Шикәрчеләр» микрорайонындагы стадион территориясендә.

 

4. Лесоскладская урамы буенча урнашкан Мәйдан территориясендә.

Янгын күзәтчелеге инспекциясе башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Йосыпов Рифкать Рафаил улы сүзләренә караганда, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып пиротехника әйберләрен куллану фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәреләчәк, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып пиротехник эшләнмәләрне сату фактларын ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк.

Законны бозучылар РФ КоАП 20.4 ст. 2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылачак,атап әйткәндә:

-гражданнар 2000 сумнан 4000 сумга кадәр;

 

- вазыйфаи затлар-15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр;

- юридик зат булып теркәлмичә генә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затлар-30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр;

- юридик затлар-200 000 сумнан алып 400 000 сумга кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International