Мамык, Кизләү, Богдашкино, Фома, Елаур һәм башка авыл мәдәният йортлары мөдирләре кергән Нурлат делегациясе – район мәдәният бүлегенең барлыгы 16 вәкиле Аксубайда булды.
Биредә мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен күчмә семинар узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының халык сәнгать һөнәрләре буенча сәнгать-эксперт советы экспертлары да катнашты.
Нурлатлылар семинарның башка катнашучылары белән беррәттән халык гамәли иҗаты күргәзмәләрен дә тәкъдим итте.
Каравыл Тавы күпфункцияле үзәге вәкилләре барысын да үзенчәлекле курчаклар, Чияле Алан авыл клубы - искиткеч агачтан ясаган әйберләр, ә Мамык мәдәният йортын - төрле төстәге балчык курчаклар белән шаккаттырды.