Нурлатта коронавируска каршы вакцинациянең ничек узуы турында

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Әле октябрь аенда ук COVID-19га каршы мәҗбүри вакциналаштыру кертелгән иде. Шуның нигезендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны тулысынча алырга өлгермәгәннәр 7 декабрьдән эшләреннән читләштереләләр. “Закон буенча вакцинадан баш тартырга мөмкин. Әмма баш тарткан кеше вакциналаштыру мәҗбүри итеп билгеләнгән коллективларда эшли алмый”, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча башлыгы Марина Патяшина “Татар-информ”ның  матбугат конференциясендә. Әйтүенчә, хезмәткәрләре вакцина ясатмаган оешмаларга 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

– Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитария табибы Карарының үтәлешенә контрольлек итү максатыннан районыбызда 23 тикшерү үткәрелде, – ди Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова.

 – Әлеге контроль-күзәтчелек чаралары барышында бер объектта кагыйдә бозу ачыкланды, вазифаи зат РФ КоАПының халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү турындагы 6.3 маддәсе 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Коронавирус инфекциясе, билгеле булганча, зурларга гына түгел, балаларга да йога. Ноябрь азагында Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгында 12-17 яшьлек балалар өчен “Спутник М” вакцинасы теркәлүе дә инде яңалык түгел. Шул ук Интернет-чыганакларда хәбәр итүләренчә, препаратны клиник сынаулар 2021 елның июленнән башлап Мәскәүнең 12 балалар медицина учреждениесе базасында үткәрелгән. Ноябрьдә сынауларның өченче фазасы тәмамланган. Бусы да кирәкле чара, чөнки районыбызда да балалар арасында авыруның берничә очрагы теркәлде инде. Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә исә тагы бер кат искәртәләр: гигиена кагыйдәләрен истә тоту авыру йоктыру һәм аның таралуы куркынычын киметә.

Вакцинаны поликлиникада көн саен иртәнге 8дән 20.00гә кадәр ясатырга була (12.00- 13.00 – төшке аш вакыты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International