Төрнәс авыл җирлегендә Үзәк чыршыны һәм йорт яны территорияләрен бәйрәмчә бизәүгә керешкәннәр инде.
"Купшы чыршыны иганәчеләр ярдәме белән алдык, – дип уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов.
- Аны Төрнәс авылы үзәгендә урнаштырдык. Бүген бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм халык көче белән бизәдек».
Моннан тыш, авыл халкы арасында йорт яны территориясен һәм йортның фасадын иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде.
«Быел Instagram социаль челтәренә язылучыларның бәяләмәләре буенча тавыш бирүгә йомгак ясаячакбыз. Һәр номинантның фотосурәтләре авыл җирлеге аккаунтында Instagram да урнаштырылачак һәм иң күп лайк җыйган кешеләр җиңүче дип табылачак. Нәтиҗәләр 25 декабрьдә ясалачак, ә бүләкләү Яңа ел төнендә, 31 декабрьдә булачак», – диде Сергей Викторович.
Әлегә йорт яны территорияләрен бизәүне тасвирлаган фото-һәм видео экспозицияләр юк, әмма авыл кешеләре үз хуҗалыкларын бизәүгә керешкәннәр инде.