Йортларда үткәрелә торган актив мәгълүмати эш нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 4 меңгә кимеде. "Безнең ишегалды" президент программасы координаторы Венера Камалова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта халыкның ишегалларын төзекләндерү белән канәгать булуын оператив рәвештә бәяләргә мөмкинлек бирә торган система турында сөйләде. Программага кертелгән ишегалларында яшәүчеләр төзекләндерү планы турында фикер алышуда катнаша. Хәзер инде 2022 елга төзекләндерү планына кертелгән йортларның 75%ында халык үз ишегалларын үзгәртеп коруны планлаштыруда катнашты. Ел ахырына кадәр барлык ишегалларында да очрашулар үткәрү планлаштырыла. Халык үзе ишегалдын төзекләндерү планы буенча фикер алышуда актив катнаша, тәкъдимнәр кертә, эшләрнең барышын тикшереп тора һәм объектларны кабул итүдә катнаша. Әгәр дә халыкның эш башкару мәсьәләләре буенча сораулары барлыкка килсә, алар кайнар линиягә 8800-275-2020 телефоны буенча шалтырата алалар.
"Әгәр кешеләр башкарылган күләм яки эш сыйфаты белән риза булмаса, без кабул итү актына кул куймыйбыз. Һәм, иң мөһиме, без төзекләндерү тәмамлангач та, халык белән фикерләшеп эшләүне дәвам итәбез. Без алар белән бергә тапшырылган җиһазларны эксплуатацияләү белән бәйле вәзгыятьне мониторлаштыруны дәвам итәбез, эксплуатацияләү стандартларын бозуга карата шикаятьләр кабул итәбез», - дип билгеләп үтте Камалова.
2022 елга бөтен республика буенча меңгә якын ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган, моңа 8 млрд сум бүлеп бирелгән.