Нурлаттан Алия Әһлиуллина «Ел студенты2021» милли премиясенең Гран-при иясе булды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Шәһәрнең 1нче мәктәбен тәмамлаган Алия Әһлиуллина дәрәҗәле премия нәтиҗәләре буенча Россиянең 69 төбәгеннән катнашучылар арасында иң яхшысы булды.

Кичә кызны җиңү яулавы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Безнең якташыбыз һөнәри белем бирү оешмалары арасында "Ел студенты-2021" милли премиясе Гран-при бүләген  отты. Алия Әһлиуллинаны әлеге казаныш белән котлыйм», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе Instagramда үз битендә.

Быел иң яхшы студент исемен алу өчен илнең 69 төбәгеннән 400 укучы көч сынашты.

Берничә көн дәвамында чарада катнашучыларга төрле модульләрдән торган конкурс сынаулары узарга кирәк иде.

Хәзер Алия Әһлиуллина яшьләр форумы эшендә катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International