Бүген, 13 декабрьдә, "Нурлат-информ"да 22 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр узган призлы язылу декадасында җиңүчеләрне бүләкләү уза.
Красномайский бистәсендә яшәүче Анна Егорова төп призга микродулкынлы мичкә лаек булды. «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резедә Гиняева матур теләкләр белән аңа бүләк тапшырды.
«Безнең бөтен гаилә шок хәлендә иде. «Нурлат-информ» сайтында бастырылган җиңүчеләрнең исемлеген скриншот белән телефоныма җибәргәч, башта ышанмадым да. Аннан авылдашларымнан, танышларымнан котлаулар килә башлады. Бик шатландык», - дип уртаклашты Анна Викторовна.
Шунысы игътибарга лаек, Анна Егорованың әтисе Виктор Николаевич берничә ел элек приз декадасы җиңүчесе булган. Ул вакытта «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасын яздырган өчен ул телевизор откан.
"Без кайнанам Людмила Ивановна белән бергә яшибез. Ул гомер буе район газетасын алдыра, күзләре начар күрү белән бәйле кыенлыкларга карамастан, аны беренче битеннән соңгысына кадәр тәфсилләп укый. Без дә калышмаска тырышабыз, барыбызга да бик ошый», – диде Анна Викторовна.