Быел да дәрәҗәле бәйгедә җиңүне аңа җирле талантлы шагыйрә Сәкинә Хәйруллинаның сүзләренә язылган җыры алып килде.
Кичә «Пирамида»да «Болгар радиосы» IX милли музыка премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татар эстрадасының утыздан артык иң яхшы башкаручысы «Алтын йолдыз» сынын алды.
Җиңүчеләр арасында якташыбыз Фирдүс Тямаев та бар, «Алтын йолдыз» аңа «Бию такмаклары» җыры өчен тапшырылды. Җырның сүзләре авторы – Нурлатның талантлы шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сәкинә Хәйруллина да бүләккә лаек булды. Ул - Фирдүс Тямаевның бик күп популяр җырлары авторы. Узган ел, мәсәлән, якташларыбызның иҗади тандемы «Ялгыз торна» җыры белән Болгар радиосы премиясенә лаек булды.
Бүләкләү тантанасыннан соң Фирдүс Тямаев үзенең Instagram да үзенең язылучыларына мөрәҗәгать итте, анда оештыручыларга, күп санлы иҗат сөючеләргә, шулай ук Сәкинә Хәйруллинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Мин бу җиңүне ун еллык иҗатыбыз, барлык җырларыбыз өчен бүләк буларак кабул итәм", – дип билгеләп үтте Сәкинә Хәйруллина.
Билгеләп үтик, быел тапшыру икенче тапкыр тантанасы онлайн-режимда узды.