Нурлатта үзәк мәйданда Россия Конституциясе көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
Россия Федерациясе Конституциясе көне Нурлатта бәйрәмчә узды. Театр скверы сәхнәсендә нурлатлыларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады.
«Бүген без дәүләт бәйрәмен – Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон инде 28 ел илебез демократиясенең нигезе, икътисад нигезе, социаль сәясәт нигезе булып тора», – диде ул. Шунда ук Линар Нурисламович илебезнең биш яшь гражданына паспортлар һәм истәлекле сувенирлар тапшырды. Мәсәлән, Урта Камышлы авылыннан Иван Кузьмин паспорт алу – ул үз иленең тулы кыйммәтле гражданины, өлкән кеше итеп тою мөмкинлеге, дип билгеләп үтте. Анастасия Асланова, Карина Ефремова, Азалия Спасова, Егор Ухванов та аерым горурлык кичерделәр.
"Кече улының да паспорт алуы белән бик горурланам, аның үсүенә шатланам», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Егорның әнисе Тамара Ухванова.
Биредә үк сәхнәдән район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәсхетдинова, Ростуризм грантлары конкурсында җиңү яулавын билгеләп, 8-нче номерлы шәһәр мәктәбе тренеры Анатолий Григорьевка безнең районда туризмны үстерү өчен җиһазлар тапшырды.
Бәйрәм чаралары спорт уеннары, кызыклы квестлар белән дәвам итте.