Татарстанда "Экология" илкүләм проекты кысаларында урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү тәмамланды

2021 елның 12 декабре, якшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда «Экология» милли проекты кысаларында 40,2 тонна төп урман барлыкка китерүче агачлар орлыгы әзерләнгән.

Татарстан Республикасында «Экология»милли проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү төгәлләнде. Мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 40,2 мең кг орлык җыелган, шулардан – 395 кг нарат, 207 кг чыршы, 38 кг карагай, 1,1 мең кг каен, 40 кг юкә, 790 кг карама, 37,6 мең кг имән кебек тамыр системалы үсентеләр. Орлык әзерләү урман кишәрлекләрендә, шулай ук урман орлыкчылык объектларында, 91 га мәйданлы урман орлыгы плантацияләрендә һәм 1251 га даими урман орлыгы участокларында алып барылды.

«Урман үсемлекләре орлыкларын җыю «экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора", – дип аңлатма бирде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

 – Быел без билгеләнгән планны 251% ка арттырып үтәдек. Мондый күләмдә орлык әзерләү имән һәм каенның югары уңышлылыгы аркасында мөмкин булды. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы урман саклау үзәгендә тикшерү узды, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International