Инвалидлар ункөнлеге безнең “Башаккай” балалар бакчасында төрле чаралар белән билгеләп үтелә.
Безнең балалар бакчасы – катнаш төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Бакчабызга сәламәт балалар белән бергә мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар да йөри. Билгеле, андый балаларга аерым игътибар таләп ителә. Әмма сабыйларның тәрбиячеләр кул астында шөгыльләнеп, уңышларга ирешүләрен, кечкенә генә адымнар белән булса да алга атлауларын күрү искиткеч зур шатлык бирә. Инвалидлар ункөнлеге дә бакчабызда төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Мәсәлән, бакчабыз хезмәткәрләре ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга татлы ризыклар һәм төрле уеннардан бүләк җыелмалары әзерли. Быел да 6 балага шундый бүләк тапшырдык. Шулай туры килде, быел мөмкинлекләре чикләнгән балаларның күбесе бу чорда төрле сәбәпләр аркасында өйдә утыра. Шуңа да бүләкләребезне күбесенең өйләренә барып бирдек һәм, әлбәттә инде, тизрәк савыгып, бакчага килүләрен теләдек.
Гомумән, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан башка төркемнәргә йөрүче сабыйларыбыз да төрле чара ларга җәлеп ителде, алар мөмкинлекләре чикле кешеләргә, яшьтәшләренә карата миһербанлылык, игелек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар шул темага шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләрдә катнаштылар һәм үз куллары белән кызыл йөрәккә ак тасмалар төшереп бүләкләр ясадылар. Димәк, балаларның йөрәкләре ярдәм һәм игелеккә һәрчак ачык.
“Башаккай” балалар бакчасы коллективы