Министрлык әлеге бәйгене быел бишенче тапкыр уздырды. Бәйге ”Бердәм Россия” партиясе инициативасы һәм ТР Президенты кушуы буенча оештырыла. Быел бәйге җиңүчеләре арасында Нурлаттан өч коммерциячел булмаган оешма бар. Болар – районның инвалидлар җәмгыяте, Фома авылының 2нче мәхәллә мөселман дини оешмасы, Әфганстан һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге. Аларның барысы да грант акчаларын социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга тотачак. Фома авылының икенче мәхәлләсе авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә бәйгедә балалар өчен уен мәйданчыгы төзү проекты белән катнашкан. Аның ярдәмендә авылның нәкъ үзәгендә, Мәдәният йорты янәшәсендәге иркен мәйданчыкта балалар һәм яшьләргә ял итү урыны булдырмакчылар.
– Бу урынны төзекләндереп, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү урыны ясау идеясе күптәннән бар иде инде. Әмма һәр эшне башкару өчен финанс чыгымнары таләп ителә. Шуңа да озак вакытлар идея чынга ашмый килде. Менә җирле мәхәллә белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы бәйгесендә катнашып карарга булдык һәм җиңүгә ирештек, – ди Фома авылы җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов. Грант акчаларына, ә аның суммасы 500 мең сум тәшкил итә, мәйданчыкны тулысы белән җиһазларга мөмкин булачак. Анда балалар өчен уен комплексы, карусель, атынгычлар һәм башка уен җиһазлары белән бергә эскәмияләр дә урнаштырылачак. Авыл җирлеге башкарма комитеты исә алга таба бу урынны балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә ял итү, мәдәни чаралар үткәрү урыны итү турында хыяллана. Мәсәлән, Сабантуй бәйрәмнәре, Авыл көннәрен дә шунда үткәреп булыр иде, диләр. Сәхнә, башка җиһазлар урнаштыруга үзара салым средстволарын җәлеп итәргә дигән ниятләре дә юк түгел. Иң мөһиме – паркта эшләрне башлап җибәрер өчен беренче акчалар бар инде.
Ә менә Нурлат инвалидлар җәмгыяте “Озын гомерлелеккә юл” проекты буенча грант акчаларын Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясен төзекләндерүгә, асылда территориягә брусчатка түшәүгә тотачак. Бу биредә яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын уңай якка үзгәртергә, яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш.
Әфганстан һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасы Нурлат районы бүлегенең проекты “Хәрби туганлык” хәрби-патриотик комплексының икенче чиратына юнәлдерелгән. Әлеге проектларның барысы да киләсе елда тормышка ашырылачак. Ә менә “Бердәм Россия” партиясенең Чулпан башлангыч бүлекчәсе икенче бер – партиянең иҗтимагый әһәмиятле проектлар бәйгесе кысаларында откан грант хисабына эшләрне инде быел башкарырга өлгергән. Башлангыч оешмалар арасында үткәрелә торган федераль бәйгедә чулпанлылар “Әйе, күл булачак” проекты белән катнашканнар.
– Бәйгедә Татарстаннан 300дән артыграк проект катнашты, 15ләбе генә җиңүчеләр арасында. Һәм шуларның берсе – Чулпан башлангыч бүлекчәсенеке, – ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева. Грант акчалары хисабына авыл уртасындагы күлгә яңа сулыш өрелгән: аның төбен чистартып, тирәнәйткәннәр, пирс ясаганнар. Киләсе елда суы тулгач, ул халык өчен тагы бер ял итү урынына әвереләчәк. Авыл җирлеге башкарма комитетының аның тирәсен төзекләндерү буенча да планнары бар. Әнә шулай, партия канаты астында тормышка ашырыла торган проектлар шәһәр һәм авылларда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерергә, спорт мәйданчыклары булдырырга һәм башка социаль әһәмиятле проектларны башкарып чыгарга ярдәм итә. Халыктан инициатива гына булсын!