Быел республиканың һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында ел саен үткәрелә торган чемпионатта нурлатлылар 9 компетенциядә катнаштылар. Әлеге абруйлы чемпионатта нурлатлылар беренче тапкыр үз көчләрен “Умартачылык” компетенциясендә сынап карадылар. Безнең районнан биредә 2нче курс студенты Дамир Гатауллин катнашты. Ул техникумда үзләштерә торган белгечлек әлеге юнәлештән шактый ерак торса да, Дамир яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
– Мин автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлеге буенча белем алам. Умартачылыкны минем хобби дисәк тә ярый. Әтием белән 3 елдан артыграк умартачылык белән шөгыльләнәм. Шуңа да, бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, зур теләк белән ризалаштым. Анда катнашырга миңа укытучыбыз Мансур Марсович Нәбиуллин булышты, әтием дә киңәшләрен бирде, – дип уртаклашты Дамир. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ул Татарстанның җыелма командасы составына кермәсә дә, өметләрен югалтмый әле.
– Әзерләнер өчен тагы бер ел бар, белемнәремне арттырачакмын, аларны эштә сынап караячакмын. Киләсе ярышларда илкүләм чемпионатның финалына чыгарга хыялланам, – дип планнар кора студент. 4нче курс студенткасы Миләүшә Чанышева да үзалдына шундый максат куя. Быелгы чемпионатта ул “Мода технологиясе” компетенциясендә катнашкан.
– Җирәбә нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән киемнәрнең берсен модельләштерергә, кисәргә һәм тегәргә кирәк иде. Миләүшә бар биремнәрне дә яхшы үтәде, биредә аның озак итеп әзерләнүе мөһим роль уйнады дип саныйм. Ул минем кул астында да, үзлектән дә бик күп шөгыльләнде, – дип кызның тырышлыгын билгеләп үтте аның остазы, техникум укытучысы Энҗе Сотникова.
– Гомумән, студентлар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Мондый күләмдәге чемпионатта әле беренче генә катнашулары булса да, югалып калмадылар, барлык модульләрне дә үти алдылар. Быелгы уңышлары аларга киләсе елга стимул булсын иде, – дип өметен белдерде техникум директорының методик эш буенча урынбасары Алла Терентьева.
– Ә укытучылар, үз чиратларында, укучылары яхшырак нәтиҗәләргә ирешсеннәр өчен тагы да күбрәк көч куярлар.