Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Нурлатта тантаналы рәвештә паспортлар тапшырачаклар

2021 елның 12 декабре, якшәмбе

Республика яшьләре бәйрәм чараларына кушылачак һәм РФ Конституциясе көнендә берничә акция уздырачак.

Мәсәлән, ОНФ яшьләре мәктәптә лекция үткәрәчәк, ә Нурлат районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булачак.

 «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләренең республика үзәге һәм «Курс» яшьләр патриотик хәрәкәте активистлары Бауман урамында сәгать 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр триколор тасмаларын таратачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International