Нурлат автоинспекторлары күпбалалы гаиләгә автокресло бүләк итте

2021 елның 11 декабре, шимбә

Автоинспекторлар «Чык тамчысы» балалар бакчасында профилактик чара үткәрде.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүчеләр өлкәннәр белән бергә шәһәр урамнарына чыгып, шоферларны юл кагыйдәләрен истә тотарга һәм инвалид җәяүлеләргә аерым игътибар бирергә чакырды. Чара балалар бакчасының автошәһәрчеге территориясендә тәмамланды, биредә күпбалалы Маланьиннар гаиләсенә автоинспекторлар балалар автокәнәфие тапшырды.

 – Гаиләбездә өч бала, аларның икесе бу балалар бакчасына йөри. Бүләк гаилә бюджетына яхшы ук ярдәм булды, чөнки балаларны автомобильдә барлык кагыйдәләр буенча йөртергә кирәк бит. Һәм яңа кәнәфи безгә бик зур ярдәм булачак, – дип уртаклашты Надежда Маланьина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International