Нурлатта коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген Шәһәр Мәдәният сараенда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Ул Нурлат районыБашлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан аның катнашучылары Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе белән танышты,шулай ук “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгенең “Яңа буын” түгәрәк берләшмәсенең өлкән сыйныф укучылары арасында узган "Хокукый ринг: Ничек итеп закон тыңлаучан булырга?” бәйгесендә катнашты.

Утырышның көн тәртибенә 5 мәсьәлә чыгарылган иде.

Комиссиянең алдагы утырышы беркетмәсенең үтәлеше турында район Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Ханеня хисап тотты.

Шулай ук ул катнашучыларны 2021 елның 11 аенда «2015-2024 елларга Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы чараларының үтәлеше турында мәгълүмат белән таныштырды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү нәтиҗәләре турында район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сөйләде.

Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдиновның чыгышы коррупцион хокук бозуларны профилактикалау чараларына багышланган иде.

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов чарага йомгак ясады. Ул тулаем республика буенча Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International