«Нурлатнефть» идарәсенең 2нче ЦДНГ базасында мастерлар көненә багышланган чараның икенче этабы узды.
Чарада катнашучыларны «Нурлатнефть» НГДУсы башлыгы Владислав Куманяев котлады. «Нурлатнефть» НГДУсында 45тән мастер хезмәт куя. Мастерлар көне 2003 елдан бирле ел саен үткәрелә, биредә нәтиҗәләр ясала, төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, быел беренче этап кысаларында Руб Голдберг машинасын конструкцияләү буенча конкурс үткәрелде. Икенче этап кысаларында исә мастерлар үзләренең талантларын төрле иҗади юнәлешләрдә күрсәттеләр, шулай ук үзенчәлекле итеп котлый белүдә дә ярыштылар. Конструкция ясау буенча җиңүчеләр дипломнар, ә иң яхшы стена газетасы һәм сәхнә номеры өчен кубоклар белән бүләкләнде.