Нурлатның яшьгвардиячеләре район үзәк хастаханәсенә булыша

2021 елның 10 декабре, җомга

«Бердәм Россия»канаты астындагы “Яшь гвардия"нең Нурлат бүлекчәсе әгъзалары соңгы еллар дәвамында үзләрен волонтерлар, актив тормыш позициясе булган яшьләр буларак та күрсәтәләр.

Менә аларның яңа гына башкарган изге гамәлләре дә шуның ачык мисалы. Кичә Алар Нурлат районы үзәк хастаханәсе хирургия бүлегенең бер палатасында линолеумны алыштырды.

"Без төзелеш материалларын үзебез сатып алдык, бергәләп көнне сайладык һәм линолеумны алыштырдык. Әлегә бу бары тик бер палатада гына, планнарда бу эшне дәвам итү", - дип билгеләп үтте "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Елауркина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International