Нурлатта Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг узды

2021 елның 10 декабре, җомга

Шәһәр үзәгендәге һәйкәл янына нурлатлылар иртәдән агыла башлады. Һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр, веноклар ятты, күпләр Геройлар аллеясе буйлап узып, янә бер кат аларның исемнәрен күңелләрендә яңартты, алар кылган батырлыкларны искә төшерде. Нурлат районы илебезгә дүрт Советлар Союзы Герое, ике Дан орденының тулы кавалерын һәм бер Россия Героен биргән төбәк.

– Илебез һәрчак үзенең Геройлары белән дан тотты. Бөек Ватан сугышына гына да районыбыздан 16 меңгә якын кеше киткән, аларның 9 меңнән артыграгы кире әйләнеп кайтмаган. Бүген без аларның һәркайсы турындагы хәтерне кадерләп саклыйбыз, – дигән сүзләр белән тантанлы митингны ачты район башлыгы урынбасары Линар Маняпов.

 – Ватан Геройлары көнендә бүген дә арабызда батырлык үрнәге биреп яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә, башка локаль конфликтларда катнашкан якташларыбызга, запастагы офицерларга һәм хәзерге вакытта армия хезмәтен узучыларга да рәхмәтләремне белдерәсем килә. Бу көнне митингта Әфганстан һәм Чечня республикаларындагы бәрелешләрдә катнашучылар да зур дулкынлану кичерде.

 – Бүген дустым, классташым Рәис Вәлиәхмәтовның вафат булган көне дә. 1999 елның 9 декабрендә Чечняда хезмәт иткәндә һәлак булды ул. Хәзер Чулпан авылына аның каберен яд кылырга китәчәкбез, аны, аның батырлыкларын беребез дә онытмыйбыз, – ди үзе дә Чечня вакыйгаларында катнашкан Илнур Насыйбуллин. Ватан Геройлары хөрмәтенә тантаналы митинг исә үсеп килүче яшь буын өчен дә үтемле тәрбия чарасы булды. Яшьармиячеләр, “Форпост” үзәге әгъзаларына бу көнне иң җаваплы вазифа тапшырылды – алар һәйкәл янында мактаулы каравылда торды.

 – Мондый чараларда һәрчак катнашабыз. Геройларны белергә, хөрмәт итәргә һәм аларга тигезләнергә кирәк, – дип фикерләре белән уртаклашты 9нчы мәктәпнең яшьармиячеләр отряды командиры Айрат Айсин.

...Митинг азагына якынлашты. Хәрби комиссар Заһир Абдуллин Ватан сагына баскан һәркемнең истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте. Берәү дә, берни дә онытылырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International