Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты онлайн режимда кабул итте.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү декадасының чираттагы көне ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов катнашында узды. Депутатка онлайн-кабул итүгә Нурлат районының өч кешесе пай җирләре бүлеп бирү һәм авыл мәдәният йорты өчен музыка аппаратурасы сатып алуга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Шул ук көнне нурлатлылар район социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьевага мөрәҗәгать итә алдылар. Нурлатлыларның сораулары инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль ипотека, районда тернәкләндерү үзәге, мәктәп-интернатта сенсор бүлмәсе һ. б. темаларга кагылышлы иде.