Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Республикада 2021 елның сентябреннән ноябрьгә кадәр укучылар арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиада безнең республикада тугызынчы ел үткәрелә инде.

2021 елгы олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында кулланучылар белемен арттыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном белем бирү учреждениесенең җәмгыять белеме укытучысы Гомәрова Венера Ранис кызы бүләкләнде.

Тантаналы чарадан соң Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече А.Г. Гәрәева кулланучылар хокукы нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде, укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, кулланучылар базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең роле турында сөйләде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International