Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүгә яңа таләпләр турында

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Яңа закон нигезендә гражданнарның зыян (зарар) китерү яки закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зарар) куркынычы турында белешмәләре булган мөрәҗәгатьләрен карау кагыйдәләре үзгәртелде.

Аерым алганда: гражданнар, шәхсән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә (яки аның территориаль бүлекләренә) яисә шәхесне таныклаучы документ күрсәтеп, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша мөрәҗәгать итеп, яисә идентификация һәм аутентификация узганнан соң, электрон рәвештә мөрәҗәгать итә алалар.

Шул ук вакытта, гариза (мөрәҗәгать) җибәргән зат буларак, гражданинның шәхесе турында белешмәләр контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан контрольдә тотучы затка контроль (күзәтчелек) органына җибәрелгән граждан ризалыгы белән генә тапшырылырга мөмкин (248-ФЗ номерлы Федераль законның 59 ст.4 өлеше). Күрсәтелгән ризалыкны рәсмиләштерү идарә тарафыннан шикаятьләр һәм гаризалар кабул иткәндә тәкъдим ителә, ягъни мөрәҗәгать итүченең әлеге белешмәләрен ачу кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, шулай ук халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендә дә мөрәҗәгатьләрне караганда (мәсәлән, гражданинга медицина хезмәте күрсәткәндә санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү) кирәк булырга мөмкин.

 

 Югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәмичә, контроль күзәтчелек чараларын оештыру белән мөрәҗәгатьләрне карау мөмкин түгел.

Моннан тыш, 248-ФЗ номерлы Федераль законның 59 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, әгәр мөрәҗәгатьтә ялган белешмәләр күрсәтелсә, кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү белән бәйле рәвештә Идарә тарафыннан тотылган чыгымнарны түләтү максатларында, контроль (күзәтчелек) органы буларак, судка мөрәҗәгать итү хокукы каралган.

 Нурлат шәһәре территориаль бүлеге, Мәктәп ур., 10нчы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International