Нурлат районы мәктәпләрендә кеше хокукларын саклау буенча бердәм дәрес уза

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлат районы мәктәпләрендә кеше хокуклары буенча бердәм дәрес уза

Быел Нурлат районында беренчеләрдән булып «Кеше хокуклары» Бөтенроссия бердәм дәресе 3нче шәһәр мәктәбендә узды.

Анда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районында җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов катнашты.

10, 11 сыйныф укучылары өчен тематик дәрес халыкара кеше хокуклары көненә багышланды, ул 1950 елдан башлап бөтен дөнья буйлап 10 декабрьдә билгеләп үтелә.

Әңгәмә башланыр алдыннан укучылар җәмгыять белеме укытучысы Венера Гомәрова әзерләгән электрон презентацияне карады.

"Гомуми белем бирү максатларында Кеше хокуклары һәм ирекләренә карата хөрмәт мәсьәләсе бүгенге көндә беренче чиратта тора. Бу аспектта «Кеше хокуклары» Бөтенроссия Бердәм дәресен уздыру укучыларга кеше хокукларының гомуми кыйммәтен, аларның социаль ролен аңларга, үсеп килүче буынны демократик дәүләттә яшәргә, башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә, толерант булырга, бәхәсләрне һәм конфликтларны хокукый ысуллар белән хәл итәргә өйрәтә», – дип билгеләп үтте очрашу барышында Венера Ранис кызы.

Кеше хокуклары буенча вәкилнең Нурлат районында җәмәгать ярдәмчесе белән аралашу өлкән сыйныф укучыларында зур кызыксыну уятты.

Идрис Габделбәр улы безнең районнан хәрби хезмәткә алынучылар белән үткәрелә торган эшләр турында сөйләде. Ул нурлатлылар хезмәт иткән частьларда берничә тапкыр була, аларның армия тормышы белән таныша.

Җәмәгать ярдәмчесе эшчәнлеге моның белән генә чикләнми әле. Идрис Кәримовка шулай ук мигрантларга ярдәм итү, авария хәлендәге йортлардан күчерелә торган гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә туры килә.

Укучылар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар. Дәрес ахырында алар барысы да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча аппараты эшчәнлеге белән алга таба танышу өчен tat_ombudsman аккаунтына язылдылар.

Очрашу нәтиҗәле узды. Моны 3 нче мәктәп директоры Мария Кочнева да билгеләп үтте.

Шулай ук Идрис Габделбәровичка мәктәпләргә экскурсиягә бару өчен транспорт бирүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Бу көнне шундый ук очрашу шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International