“Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Чираттагы кабул итүне Нурлат муниципаль районы Советында фракция җитәкчесе Линар Маняпов үткәрде.

Нурлатлылар кабул итүдә онлайн-форматта катнашты. Торак йортта вентиляция каналларының начар эшләвенә кагылышлы мәсьәлә аерым игътибар уятты. Шәһәрдә яшәүче бер ханым билгеләп үткәнчә, мондый проблема йортта капиталь ремонт үткәргәннән соң барлыкка килгән. Линар Нурисламович бу мәсьәләне җентекләп өйрәнде һәм конкрет төгәл җавап бирде.

Авыл җирлекләрендә, шулай ук шәһәрдә гражданнарны кабул итүләр актив үтә. Беренчел бүлекчәләр секретарьлары, җирле үзидарә депутатлары халык белән очраша һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International