Мәскәү шәһәренең Көньяк-Көнбатыш административ округының «Кышкы әкият» ачык беренчелеге Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүчеләрнең һәм аларның тренеры Зифа Сәгъдиеваның өметләрен аклады.
Алар провинциаль спортчылар башкала гимнастикаларына лаеклы көндәш булып кына калмыйча, аларны да җиңә ала икәнлеген тагын бер кат исбатлады.
Әйтик, студиядә беренче көннәреннән үк шөгыльләнә башлаган Эмилия Сәгъдиева алтын медаль артыннан ышанычлы бара һәм аңа ирешә дә. Бу аның Мәскәү ярышларында җиңеп алган беренче генә югары бүләге түгел.
Эмилия Сафина да лаеклы җиңүе белән горурлана ала. Бу-башкала турнирында катнашкан Нурлат командасының иң яшь вәкиле. Аңа нибары 3 яшь.
"Эмилия бераз югалып калса да, үзенең шәхси программасын бик яхшы үтәде, моның өчен 1 урынга лаек булды», – дип билгеләп үтә Зифа Радиковна.
Апалы-сеңелле Алсу һәм Сәминә Хәбибрахмановалар ярышларның көмеш призерлары булды.
Шулай ук дебютант Карина Әбүзәрова бронза медаль яулады. Нәфис гимнастика белән ул чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнә, әмма инде зур уңышларга ирешә.
«Бу бик җаваплы ярышлар булды, һәм без аларга бик тырышып әзерләндек, моны чыгышларның нәтиҗәләре дә раслый», – дип уртаклаша тренер.
Ул билгеләп үткәнчә, профессиональ судьяларның югары бәясе гимнасткаларны яңа җиңүләргә һәм осталык дәрәҗәсен күтәрүгә рухландыра.
Гомумән алганда, тренер тәрбияләнүчеләрнең барлык чыгышларыннан канәгать.