Татарстан инвалид балаларның ата-аналары өчен онлайн режимында хокукый белем бирү узачак

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Дәрес 2021 елның 9 декабрендә сәгать 14:00тә башлана.

Хокукый белемнәр мәктәбе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында оештырыла. Аның эшчәнлегендә "Менталь һәм башка тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм инвалид балаларның үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ ата-аналарның Бөтенроссия оешмасы" җәмгыяте ярдәм итә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан 2020 елдан башлап инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү максатыннан социаль проект тормышка ашырыла.

Дәресне Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт учреждениесе - төбәк бүлеге вәкиле үткәрә.

Катнашу өчен WhatsApp мессенджерында һәм Телеграм төркемендәге сылтама буенча кушылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International