Барыбызның да яраткан бәйрәме – Яңа елны көтеп, без яңа «Игелекле открытка» гаилә иҗаты конкурсын башлап җибәрәбез. Бу- «Нурлат-информ»ның хәйрия проекты, ул район халкын кайгырту һәм игътибар белән бүлешергә чакыра.
Сүз Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр турында бара. Шулай ук без бу көннәрдә пандемиянең катлаулы шартларында эшләргә туры килгән медицина хезмәткәрләрен дә сөендерергә телибез. Безнең шулай ук хастаханә палатасында бәйрәм төнен үткәрергә мәҗбүр булган пациентларны да юатасыбыз килә.
Конкурсның шартлары гади: матур һәм оригиналь открытка ясарга, аннары аның белән фотога төшәргә һәм фотосурәтләрне redak@list.ru "Игелекле открытка" конкурсы" тамгасы белән электрон почта аша җибәрергә кирәк.
Һәр эш ирекле формада, әмма катнашучыларның фамилиясен, исемен, яшен, номинациянең исемен, шулай ук кире элемтә өчен контактларны күрсәтеп, тутырылган гариза белән бергә җибәрелергә тиеш.
Барлык эшләр дә «Нурлат-информ» сайтында басылып чыгачак. Хәйрия проектын алга таба таныту һәм үстерү өчен лайклар һәм репостлар хуплана.
Конкурста катнашу өчен гаилә әгъзаларының чикләнмәгән саны һәм яше чикләнмичә башкарылган иҗади эшләр өч номинациядә кабул ителә:
– «Без сезгә күңел җылысын бүләк итәбез!» (Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар өчен открыткалар);
- “Рәхмәт, доктор!” (Нурлат район хастаханәсе персоналы өчен открыткалар);
– “Тизрәк терелүегезне телим!” (Нурлат районы хастаханәсе пациентлары өчен открыткалар).
Редакциянең Яңа ел почтасы кыш аеның беренче көненнән үк эшли башлаячак һәм открыткалар 20 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. Иң яхшы һәм үзенчәлекле эшләрнең авторларын редакция коллективы составындагы жюри билгеләячәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 23 декабрьдә билгеле булачак. Аларга дипломнар һәм призлар тапшырылачак. Бүләкләү уңаеннан шәхсән элемтәгә керәчәкбез. Конкурста катнашучыларның барысы да электрон дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Конкурс биремен үтәр алдыннан, һичшиксез, гаилә иҗаты конкурсын үткәрү турында Нигезләмә белән танышыгыз, соңыннан аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен бу бик мөһим!
Ә Яңа ел алдыннан без адресатларга открыткаларны тапшырачакбыз. Һичшиксез, күңелле, матур һәм чын-чынлап бәйрәм юлламалары аларга бәйрәм кәефе бүләк итәчәк! Үз кулларыгыз белән могҗизалар ясагыз! Иҗади уңышлар, илһам һәм креатив нәтиҗәләр телибез!