Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез көтелә:

- кар, юеш кар, төнлә һәм иртән республиканың көнбатышында көчле бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр;

 бозлавык;

- көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр көчле җил;

- кыска вакытлы буран, күз күреме 1000 м һәм аннан да азрак начараю белән;

- юлларда кар көртләре, кар боткасы, көчле бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International