Нурлатта креатив Яңа ел чаналары конкурсы игълан ителә

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

ителә

Конкурсны оештыручылар - «Татнефть» ИФ һәм шәһәр администрациясе, куратор - «Татнефть»ГАҖнең ЦССП.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

1 этап-2021 елның 6 декабреннән 20 декабренә кадәр konkurs.saney2022@mail.ru электрон адресына җибәрелгән гаризаларны җыю.

2 этап – чаналарны иң яхшы бизәү һәм шуу буенча конкурс Нурлатта 2022 елның 4нчы гыйнварында  үткәрелә.

Конкурста аерым затлар, гаиләләр, шулай ук предприятие коллективлары һ. б. катнаша ала.

Катнашучылар саны 2 кешедән дә ким түгел.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдән алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International