Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Николаевна менә икенче тапкыр район газетасына язылу кампаниясендә катнаша.
Бу юлы аның ярдәмендә киләсе елда газетаның чуаш телендәге вариантын Урта Камышлы, Елаур, Чуаш Тимерлеге, Егоркино, Богдашкино мәктәпләре коллективлары алдырачак.
Аның нәкъ менә «Туслах»ны яздыруы Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуы белән бәйле.
«Республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының милли-мәдәни мирасына, телләренә сакчыл караш бар. Үзем дә төрле милләт вәкилләренә зур хөрмәт белән карыйм. Мин мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына керәм. Без, комитет әгъзалары, вакытлы басмаларына язылуны оештыруда ярдәм итәргә булдык, безгә беркетелгән районнарда чыга торган милли басмаларны яздырдык. Бу мәктәпләрдә балалар чуваш телен өйрәнәләр, «Туслах» газетасы аларга туган телләрен яхшырак өйрәнергә, әдәбият, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән танышырга ярдәм итәчәк», - диде Людмила Рыбакова.
Депутат, район газетасы белән беррәттән, картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, интернат-мәктәпкә республика басмаларына да язылуны бүләк итте.