Нурлат тренерлары республика конкурсында җиңү яулады

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

"2021 елда  Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" исеменә Илшат Әһлиуллин, Расих Сәмигуллин һәм Евгений Казаев лаек булды. Шушы көннәрдә тренерларның, тренер-укытучыларның иҗади эшчәнлеген стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорт үзәге тарафыннан үткәрелә торган «2021 елда Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурста җиңүчеләр исемлегенә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең берьюлы өч тренеры керде.  Самбо буенча тренер Илшат Әһлиуллин «Яшь тренер» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.  Билбау көрәше буенча тренер Расих Сәмигуллин «Осталык» номинациясендә 2 нче урынны яулады.

Кикбоксинг буенча тренер Евгений Казаев - «Күләмлелек» номинациясендә 3 нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International