2022 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артачак

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законны раслады.

Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын 13 617 сумга кадәр арттыру турындагы законны беренче укылышта хуплады, әмма Россия Президенты тәкъдименнән соң аны 13 890 сумга кадәр арттырдылар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Минималь хезмәт хакы күләме төрле пособиеләр, шул исәптән балалы гаиләләргә дә, пенсиягә өстәмә түләүләр, шулай ук хезмәт хаклары күләменә дә йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International