73 янгын бүлеге инспекторлары нурлатлыларга янгын килеп чыккан очракта гамәлләр турында искә төшерә

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Янгын чыгу яки яну билгеләре (төтен күренсә, көек исе, бүлмә кызу була башласа һ.б.) булганда түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк:

1. Бинадан чыгып китәргә һәм ишекне ябарга.

2. «01» «101» яки «112» номерлары буенча янгын сагы хезмәткәрләрен чакыртырга, шул ук вакытта адресны, янгын чыгу урынын, шулай ук үз фамилияңне атарга.

3. электрдан ычкындырырга һәм газны ябарга.

4. Төтен тулган бүлмәдә шуышып яки  бөгелгән килеш, борын һәм авызны юеш чүпрәк белән томалап чыгарга.

5. янгын сүндерүчеләрне каршы алу өчен урамга чыгарга.

 

73 ПСЧ инспекторы Виктор Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International