Нурлат волонтерларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүләкләү тантанасы бүген авыл җирлекләре башлыклары һәм җитәкчеләр катнашындагы эшлекле планеркада узды.

Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов район волонтерларын кичә билгеләп үтелгән Халыкара волонтерлар көне белән котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яшьләр волонтерлыгын үстерүгә түләүсез, бәяләп бетергесез өлеш керткәне һәм халык санын алуда актив катнашканнары өчен Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Рәхмәт хатларына лаек булдылар:

- Светлана Ахметшина

-        Екатерина Суркова

-        Рузилә Хафизова

-        Артем Кустоватов

-        Максим Сычев

-        Резеда Елауркина

-        Әлфия Билданова

-        Андрей Помелов

-        Ксения Мөхәммәтҗанова

-        Зинаида Гудилина

-        Галина Грачева

-        Алия Вәлиуллина

-        Виктория Шәйдуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International