Ярышлар узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узды.
Кикбоксинг буенча ТР Беренчелегендә Татарстанның 10 шәһәреннән һәм районыннан 18 команда составында 170 кикбоксер катнашты. Нурлат командасы составына тренерлар Евгений Казаев һәм Илнур Әмиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең 16 иң яхшы кикбоксеры керде. Нәтиҗәдә, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 14 медаль яулады.
1 урын – Веренцов Павел, Маринин Иван, Моисеев Кирилл, Тарасов Александр, Шәяхмәтов Искәндәр
2 урын-Илларионов Владислав, Булатов Роман, Әхмәдов Әмирбәк
3 урын-Кустоватов Никита, Мөхәммәтов Дамир, Гыймранов Ранис, Әхмәдов Шахбоз, Анищук Савелий, Газизов Самат.
Котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!