Сентябрь аенда район Башкарма комитеты аларны сатып алу һәм гражданнарның аерым категорияләре торакларына урнаштыру өчен 350 мең сумнан артык акча бүлеп бирде.
Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге начальнигы Рифкать Йосыпов билгеләп үткәнчә, 11 ай эчендә район территориясендә янгыннарның саны 66 процентка – 65тән 108 кә кадәр арткан. Ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аларның килеп чыгуының төп сәбәпләре булып тора.
Янгын нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды, шуның кадәр үк җәрәхәтләнде. Нәкъ менә янгыннарда кешеләрнең үлеменә юл куймау максатыннан нурлатлыларның аерым категорияләре яшәгән фатирларда һәм йортларда янгын турында хәбәр иткечләр сатып алу һәм урнаштыру өчен акча бүлеп бирелде.
«Бүгенге көндә 420 йортта 850 дән артык хәбәр иткеч урнаштырылды инде. Әлеге датчиклар аз хәрәкәтләнүче нурлатлылар, 70 яшьтән өлкәнрәкләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, шулай ук амораль тормыш алып баручы гражданнар яши торган урыннарда куела», – диде Рифкать Йосыпов.
Районара бүлек башлыгы билгеләп үткәнчә, әгәр янгын чыккан йортларда, фатирларда янгын турында гап-гади хәбәр чаралары булса, күпчелек янгыннарны башлангыч стадиядә булдырмый калырга мөмкин булыр иде.
«Без гражданнарны үз торакларында һәм якыннарының торакларына автоном янгын хәбәрчеләре сатып алырга һәм урнаштырырга чакырабыз. Датчикны урнаштырып, сез милекне генә түгел, тормышны да саклап калуыгызга ышана аласыз. Автоном янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Ут сүндергечләр дә артык булмас, алар янгынны иртә стадиядә сүндерергә һәм фаҗигале нәтиҗәләргә юл куймаска ярдәм итәчәк, - ди Рифкать Йосыпов.
Ә без шуны да искәртик: янгын очрагында кичекмәстән 01 телефонына, 101 яисә 112 телефонына шалтыратырга кирәк.