Нурлаттан Екатерина Таһированың мавыгуы тормыш стиленә әверелгән

2021 елның 5 декабре, якшәмбе

Үзмәшгуль Екатерина Таһирова менә инде өч елга якын  фуд-флористика белән шөгыльләнә.

Матур да,  ашарга яраклы да булган  букет җыю идеясе беренче тапкыр Екатеринага апасының юбилее алдыннан барлыкка килә.

«Аны үзенчәлекле бүләк белән шаккатырасы килде, өстәвенә, вакыт та җитәрлек иде декрет ялында, – дип сөйләп китте. Күп кенә онлайн-дәресләр карадым, үземне төрле техникаларда сынап карадым. Дөрес, шактый эшләргә туры килде, чынлыкта барысы да интернетта күрсәткәнчә килеп чыкмады, кайбер кыенлыклар булды», – дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.

Хәер, беренче коймак төерле булды дип әйтү урынлы булмас иде-җиләк-җимешләрдән чәчәк бәйләме юбилярга гына түгел, аның барлык кунакларына да хуш килә. Икенче букет ясауга  иренең туган көне сәбәп булган, сүз уңаенда, ул мондый бүләккә  бик шатланган.

Соңрак Екатерина кипкән җиләк-җимешләрдән оригиналь букетлар һәм кәрҗиннәр җыя башлый. Ул чакта әле яшь фуд-флорист яңа хобби аның яшәү рәвеше һәм керем чыганагы булыр дип уйламаган да.

Клиентлардан беренче заказлар килә башлаганнан соң, үз эше турында җитди уйлана һәм биредә үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы ярдәмгә килә.

«Проблемасыз җайлы теркәлдем. Бу минем өчен дә, минем клиентлар өчен дә бик уңайлы. Аларның күбесенә хисап документлары, чеклары кирәк бит. Программа ярдәмендә үзмәшгульләр өчен болар барысы да смартфонда эшләнә", - дип дәвам итте Екатерина.

Аның белән әңгәмәбез нәкъ менә чираттагы заказны әзерләгән арада барды. Өстәлдә барлык  кирәкле әйберләр, эш вакытында кулга перчатка киеп ясау мәҗбүри.

"Букетның нигезендә  бамбук таякчыклары тора, композициягә карап аларның озынлыгы 25-30 сантиметр озынлыгында. Барлык продукция аларга беркетелә. Берни дә коелмасын һәм төшмәсен өчен Һәр продуктны   ышанычлы беркетүнең  үз варианты бар”, – дип эш нечкәлекләрен аңлатты фуд-флорист.

Уртача зурлыктагы букет ясау өчен аңа бер сәгать тә җитә, хәер, хәзер искә төшергәнчә, беренче вакытта моңа ярты көнләп вакыт китә торган булган. Күңелеңә эш табыла икән, көндәлек тормышта бер генә көн дә эшләргә туры килмәячәк, диләр. Бу гыйбарә нәкъ безнең героебыз турында-чөнки һәр чәчәк бәйләмен ул теге яки бу тантананың иясенә һичшиксез ошасын өчен бар күңелен биреп тудыра.

Күптән түгел Екатерина үзен яңа юнәлештә ачкан – шәмнәр ясый башлаган. Беренче эшләнмәләргә, пөхтә һәм зәвыклы итеп төрелгән тартмаларга карап,  алар да нурлатлыларда зур кызыксыну һәм ихтыяҗ тудырыр дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International