Нурлатлыларда товарларны читтән торып сатып алу һәм сату ысулы ихтыяҗы арта бара

2021 елның 5 декабре, якшәмбе

Теләсә нинди товарны өйдә компьютер тычканын юнәлтеп яисә смартфондагы кушымталар аша сатып алу гадәткә керде, нурлатлыларны маркетплейслар белән дә гаҗәпләндерермен димә. Гомумән, товарлар сату һәм алуның дистанцион ысулы халык арасында киң таралыш алды. Хәзер, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаганда, бигрәк тә. Шул ук вакытта сатып алучының мәнфәгатьләренә кагылган сораулар да туа тора. Шул көннәрдә безгә Нурлатта яшәүче Альбина Кузнецова мөрәҗәгать итте.

– Мин интернетта косметика товарлары, кием-салымга еш заказ бирәм. Әлегә барыннан да канәгатьмен: сыйфатлы товар килә. Әмма мине шул кызыксындыра: әгәр дә сыйфаты белән килешмәсәм, мин аны кайтара яисә дәгъва белдерә аламмы? Гомумән, товарны дистанцион рәвештә сатып алганда нәрсәгә игътибар бирергә кирәк? – дип үз соравын телефон аша җиткерде ул. Без аны Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәевага юлладык, һәм аңардан менә шундый җавап алдык:

 – Сыйфатсыз товар сатып алуга кагылышлы мәсьәләләр Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 18-24 маддәләрендә каралган положениеләр белән көйләнә. Ягъни товар сыйфатсыз булып чыкса, сатып алучы сатучыга законның 18 маддәсендә чагылыш тапкан таләпләрне белдерә ала, болар – товарны алыштыру, акчаларны кире кайтару; товарда гарантия вакыты чыкканчы кимчелекләр ачыкланса, аларны түләүсез төзәттерү һәм башкалар. Әгәр дә гарантия вакыты билгеләнмәгән булса, кулланучы товар үзенә тапшырылган көннән соң ике ел эчендә кимчелекләрне бетерү буенча дәгъва белдерә ала. Ә менә товарны дистанцион сатып алган вакытта, кайбер проблемаларга юлыкмас өчен, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Беренчедән, товарны почтада, маркетплейста алганда яисә курьерга акча түләгәнче үк ачып карагыз һәм тикшерегез. Икенчедән, сыйфатсыз товарны кайтару тәртибе һәм вакыты турында язмача мәгълүмат таләп итегез. Товар сатучы һәм аның адресын алдан белешеп куегыз, бу киләчәктә кимчелекләр буенча дәгъва белдерү өчен мөһим. Телефоны һәм абонент тартмасы гына билгеле булган компанияләрдән товар сатып алмагыз. Ә инде шулай да сыйфатсыз товар сатып алгансыз икән, Алия Гәрәева сатучы адресына уведомление белән дәгъва юлларга киңәш бирә.

 – Сатучы сезнең таләбегезгә закон белән билгеләнгән вакыт эчендә җавап бирмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – диде ул, уяу булырга өндәп.

 – Товарларны дистанцион рәвештә сатып алу, билгеле, заманча һәм кулай ысул, әмма ул сатучы намуслы булганда һәм закон таләпләрен үтәгән очракта гына уңайлы.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Нурлат шәһәре, Пушкин урамы, 46нчы йорт, 37нче кабинет адресы буенча яисә 2-19-45 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International