Соңгы вакытта, аеруча коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять яссылыгында, волонтерлык хәрәкәтенең социаль әһәмияте ачык чагыла.
5 декабрьдә илебездә Волонтерлар көне билгеләп үтелә.
Ксения Мөхәммәтҗанова, Андрей Помелов һәм Рузилә Насыйбуллина районыбызның волонтерлар хәрәкәтенә коронавирус инфекциясе таралган беренче көннәрдән үк диярлек кушылалар. Үзизоляциядә утырган нурлатлыларга азыктөлек, дару препаратлары китерәләр, коронавирустан өйләрендә дәва алучыларга медицина хезмәткәрләре белән берлектә дарулар өләшүдә катнашалар, өлкәннәргә бакчаларында яисә көнкүрештә булышырга кирәк булса да, теләп алыналар. Буш вакытлары, матди чыгымнары белән дә исәпләшми, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер алар. Ни өчен дип сорау да урынсыз, чөнки игелек план буенча түгел, ә күңел кушуы белән башкарыла. Шәһәр һәм авыллардагы эшче яшьләр арасында Ксения, Андрей һәм Рузилә кебек һәрчак ярдәм итәргә әзер торучыларның саны бүген меңнән артыграк.
– Шәһәрдә коронавирус белән авыручылар саны арткач, ярдәмемне тәкъдим иттем. Бу бер дә авыр түгел. Мин яшь, сәламәт, вакытым да, мөмкинлекләрем дә бар, – дип фикерләре белән уртаклашты Ксения.
– Хәзерге вакытта шәһәрнең 1нче мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшлим. Мәктәптә укучыларның иреклеләр отряды бар, алар да инвалидлар һәм өлкәннәр өчен күптөрле ярдәм акцияләре оештыралар. Игелекле эшләребезне Инвалидлар декадасы уңаеннан игълан ителгән “Изгелек” бәйгесендә дә яктыртырга ниятлибез. Районда волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрдә оештырыла торган игелек акцияләрендә 14тән 18 яшькә кадәрге 400дән артыграк яшүсмер дә катнаша. Коронавирус пандемиясе белән бәйле соңгы чикләүләр кертелгәннән соң, волонтерларның тагын бер вазыйфалары артты: алар өлкән кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә ярдәм итеп, QR-кодны йөкләтеп алырга булышалар. Румия Минсалиховна сүзләренә караганда, бүген аларга бу мәсьәләдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел икән. Якын араларда авылларда әлеге эшчәнлекне үзәкләшкән рәвештә оештыру ниятләнә. Чөнки, билгеле булганча, хәзер махсус коды булмаганнар хәтта автобуска утырып, йомышлары белән Нурлатка да килә алмыйлар бит, сәүдә үзәкләренә керү турында уйлыйсы да юк. Әлегә мөстәкыйль рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлә алмаган яисә моның өчен заманча гаджетлары, компьютерлары булмаган өлкәннәр үз авыл җирлекләренең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәләр. Биредә аларга QRкодны кәгазь вариантта бастырып чыгарырга, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, исәпкә алу язмасын расларга ярдәм итәләр. Әйтик, Бикүле авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, аларга коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатучыларның 60лап проценты QR-код алу өчен мөрәҗәгать иткән. Ә алар аз түгел. Бүгенге көнгә җирлек халкының 80 проценттан артыграгы прививка ясаткан инде