Чулпан авылының яңа зиратындагы тәртип игътибарга лаек

2021 елның 4 декабре, шимбә

Чулпан авылының яңа зиратындагы тәртип күпләрне кызыктырырлык. Нык итеп корылган коймалар, матур төсләр белән бизәкләп ясалган зират капкасы янәшәсендә уңайлы эскәмияләр, аяк кыргычлары, чүп савытлары... Ике якта – элмә такталар, аларның берсендә зиратта үз-үзеңне тоту тәртипләре, икенчесендә “Мәрхүмнәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел” дип язылган. Зиратның эченә кергәч әлеге сүзләрнең хаклыгына әле кабат-кабат инанасың. Чөнки чулпанлылар монда җирләнгән я к ы н н а р ы , т у г а н н а р ы , авылдашларының каберләрен карап, зират территориясен тәртиптә тотып кына калмыйлар, бирегә килеп йөрүче һәркемгә уңайлы булсын дип тә тырышалар. Соңгысын күбрәк үзенең төрле уйлап чыгарулары белән бөтен республикага танылган Әнвәр абый Насыйбуллин кайгырта. Зиратта искитәрлек нәрсәләр әле капка төбеннән үк башлана. Тигез рәтләрдәге каберләр арасыннан калдырылган иркен юл өстендә щитка охшаган җайланма куелган, ике якка ачыла торган ишекләрендә тәрәзәләре дә бар.

 – Эш кораллары урнаштырдык монда, зиратка каберләрне яд кылырга килгән һәркем өчен дә кирәкле бөтен нәрсәләр – көрәк, сәнәк, лейка, китмән һәм башкалар бар, – ди Әнвәр абый.

 – Һәр кеше дә эш коралларын үзе белән алып килеп йөри алмый бит. Читтән, ерак шәһәрләрдән кайтучылар да күп. Ә биредә бар да әзер. Әнвәр абый һәр нәрсәдә тәртип ярата, нинди генә эшкә алынса да, аны барлык ваклыкларына кадәр уйлап башкара. Биредә дә шулай: эш коралларының һәркайсының үз урыны билгеләп куелган. Алдың икән – димәк, шунда ук пөхтәләп куеп та калдырырга кирәк. Зиратка килүчеләргә кабер өсләрен чистартканнан соң чүпләрне чыгарыр өчен дә аптырап торасы юк, моның өчен бер тәгәрмәчле арба көйләп куелган. Җайлы да, җиңел дә. Аны да Әнвәр абый җиргә ничек эләкте, шулай гына яткырып калдырмаган, махсус аслыкка урнаштырып, эләктергечләр белән беркетеп үк куйган. Ә чүп контейнеры зират янәшәсендә. Чүпне атна саен авылга килүче чүп җыю машинасы алып китә булып чыкты, монысын авыл җирлеге башкарма комитеты кайгырткан. Авылдашларга уңайлы булсын дип ясаган башка корылмалары зиратның икенче – яңа мәетләр җирләнә торган өлешендә. Зират янәшәсендә мәрхүмнәрне җирләргә бөтен кирәк-яракларны саклау өчен нык зират йортлары инде булса да, Әнвәр абый биредә тагы бер бина ясап куярга карар иткән. Бусы – кабер казучылар, мәрхүмнәрне җирләргә килүчеләргә суыкларда кереп җылыныр, яңгыр, карлардан ышыкланыр өчен. Биредә аларга бөтен шартлар да тудырылган, юешләнмәс өчен кияргә плащларга кадәр бар хәтта. Стенага элеп куелган аптечкага да күз төшми калмый. – Кабер казыганда киселсәләр, я җәрәхәтләнсәләр, кая барасың, ди. Монда бар да кул астында, – ди Әнвәр Насыйбуллин.

– Алга таба җылыныр өчен мич куярга дигән ниятләр дә бар әле. Кышка кадәр анысы да булыр. Биредә үк кабер казучыларны яңгыр-җилләрдән саклар өчен ясалган ышыклагыч өчен брезент материаллар да саклана. Аларның барысы да номерланган, шундый ук номерлар ышыклагычта да бар.

 – Ышыклагычны җиңел генә берничә кеше күчереп куя ала. Казыла торган кабер урынына күчереп куйгач, бернинди суыклар, бураннар да комачаулый алмый, – ди әңгәмәдәшебез. Янәшәдә трибунага охшаш тагы бер корылма бар. Ул да матур төсләргә буялып, бизәкләр төшереп ясалган. Анысы да шулай ук мәетләрне җирләгәндә авылның олы кешеләрен утырту өчен ясалган икән. Мулла белән мәэзин өчен ике урын аерыбрак куелган, аларга урыннан торганда тотыныр өчен тоткычлар да бар. Почмакта эленгән рюкзакта исә тросс салып куелган, аның белән утыргычны җайлы гына тартып күчереп куеп була. Шунысын да әйтик: Әнвәр абый кулы тигән бар нәрсә чыдамлы, озак елларга җитәрлек була. Биредә дә барлык корылмалар да шундый, аларны ясар өчен бер яки берничә ай гына китмәгәндер. – Зиратта 2019 елдан бирле эшли башладым, – ди Әнвәр абый үзе.

– 2013 елда пенсиягә чыккач, авыл паркы ясарга алынган идем, анда эшләрне тәмамлагач, бирегә күчтем. Шөкер, барлык башлангычларымны хуплап торучы авылдашларым бар. Биредәге эшләрне башкарырга да халык, мәчет мәхәлләсе акчалата ярдәм итте. Читтә яшәүче авылдашлар да булышып тора. Алар булмаса, боларның берсен дә эшләп булмас иде, мөгаен. Зиратыбыз зур юл өстендә тора, узган-барганнар да игътибар итми калмый. Шуңа бар яктан тәртип булырга тиеш. Чулпан авылы зираты электән тәртип белән дан тоткан. Яңа үзгәрешләр исә биредә әлеге традицияләрне тагы да дәвам итәргә булышачак. Элегрәк зират караучы вазифаларын башкарган Мидхәт Рәгыйбшин да шулай дип саный. – Бездә халык бик бердәм. Авылдашларыбызны соңгы юлга озатырга 70-80ләп кеше җыела. Елына берничә тапкыр өмәләр дә үткәрәбез, анда да халык күпләп катнаша. Ә авылдашыбыз ясаган әйберләр барысы да халыкның уңайлылыгы өчен бит. Шундый эшләрдә башлап йөрүче кешебезнең булуына шатланып торабыз, – ди ул. Т ы н г ы с ы з к ү ң е л л е авылдашларының башлангычларын мәчет картлары да хуплыйлар, әлбәттә, һәм сәдакалардан ярдәм итәләр. – Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә зиратларга килегез, әрвахларга догалар укыгыз, дигән. Зиратыбыз ерактан үзенә чакырып тора, бар җирдә дә тәртип. Боларга карап яшьләр дә әдәп-әхлакка, үлгәннәрне кадерләргә өйрәнә, – ди авыл мәэзине Тәуфыйкъ Азизов. Авылларда зиратларга кагылышлы тема гадәттә каршылыклы фикерләр уята. Мәңгелек йортларыбызны карап тору авыл җирлекләре башкарма комитеты, я булмаса мәчет мәхәлләсе өстендә булырга тиеш дип бүлгәләшеп яту очраклары да юк түгел. Андыйларга үрнәкне чулпанлылардан алырга кирәктер, мөгаен.

 – Якыннарыбыз биредә ята бит. Барыбыз да кайчан да булса биредә булачакбыз, – дип озатып калды безне Әнвәр абый да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International