Якташыбыз Илдус Диндаровның яңа иҗади уңышы

2021 елның 4 декабре, шимбә

Шушы атнада Татарстан Республикасы Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән игьлан ителгән әдәби конкурс нәтиҗәләре мәгълүм булды. Әлеге ябык бәйгедәге “Үсмерләр әдәбияты. Повесть” номинациясендә якташ язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров “Ак төннәрнең кара көннәре” әсәре белән өченче урынны яулаган. Газетабызда озак еллар эшләп, бүген дә хезмәттәшлеген дәвам итүче каләмдәшебезне яңа иҗат казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International