Үзара салым программасы район авыл җирлекләрендә үз нәтиҗәлелеген күрсәтте, шуңа күрә аңа шәһәр халкы да кушылды.
Нурлат районы авылларында үзара салым программасын 8 ел гамәлгә ашыру эчендә аларны төзекләндерү буенча масштаблы эш башкарылды. Максатчан программалар килүен көтмичә, юллар төзелде һәм ремонтланды, һәйкәлләр территорияләре, җәмәгать урыннары төзекләндерелде. Гомумән алганда, программа үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шәһәр халкы да киләсе елдан конкрет проблемалы мәсьәләләрне шул юл белән хәл итәргә карар итте.
"Әйтик, "Кормыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсенә кергән көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш микрорайоннарында канализация төзү мөһим. Моның өчен проектны әзерләргә кирәк, аны, мәсәлән, үзара салым акчалары хисабына заказ бирергә мөмкин, ә эшләрне, әйтик, башка чыганаклар хисабына башкарырга була», – диде шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров.
Тимерьюлчылар микрорайонда юынтык суны агызу бердәнбер проблема түгел. Әмма халык аны башта беренче дәрәҗәдә хәл итәргә, ә икенчеләре, әйтик, юлларга кагылышлыларын, соңыннан калдырырга булган. Монда да эш кузгалды дип әйтергә була.
"Безнең микрорайонда 36 урам бар, 16сы өчен грант акчасына юынтык суларны агызу проекты эшләнде. Ә үзара салым акчасына башта өч урамда – Көнбатыш, Полевая һәм Спартак урамында эшне башларга телибез», – диде «Тимерьюлчылар» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Александр Собольков.
Александр Петрович әйтүенчә, үзара салым программасында катнашканчы, микрорайонда яшәүчеләр белән уртага салып салым кертү турында сөйләшкәннәр.
"Үзара салым суммасын йорт хуҗалыгында теркәлгән һәр балигъ булган кешедән җыячакбыз. Әлбәттә, сумма аз түгел, нигездә, бездә пенсионерлар яши. Алар өч айга бүләргә ярамыймы, дип сорыйлар. Киләсе елдан башлап – гыйнвардан апрельгә кадәр җыя башлаячакбыз, бу барысын да канәгатьләндерә», – диде ул.
Урамда яшәүчеләр күбрәк булган саен, җыем суммасы да азрак. Тик күршеләрен кисәтергә ашыгучылар да бар, янәсе, без монда теркәлмәгән. ТИҮ рәисенә мондыйлар белән дә эшләргә туры килә. Өстәвенә, төрле урамнардагы йортлар саны төрле, шуңа күрә смета да төрлечә.
Үзара салым программасында катнашучы - тимерьюлчылар микрорайонның өч урамында яшәүчеләргә быел Яшьләр урамында су белән тәэмин итүнең яңа системасы сузылуы да бик шатлыклы, чөнки бу коллектор күптән көтелгән, безгә бик кирәк иде”, -дип билгеләп үтте Александр Собольков.
Шәһәрнең башка микрорайоннарында яшәүчеләр киләсе елда үзара салым акчасына кайбер эшләргә керешергә планлаштыра.
"Югары һәм Түбән Нурлат микрорайоннарында проблемалар юллар белән бәйле, алар начар хәлдә, шикәрчеләр микрорайонында шулай ук ике урамда да ташландык суларны агызу системасы юк, ә үзара салым хисабына аның проектын эшләргә мөмкин булачак. Шәһәрдә үзара салым кертү проблемалы мәсьәләләрне хәл итүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Халык җыенында бу турыда сөйләячәкбез. Шәһәр халкы да, авыл халкы кебек үк, аларга нинди мәсьәләне иң беренче чиратта хәл итү кирәклеген үзләре хәл итә», - диде Владимир Кашкаров.
Бүген Көнбатыш, Полевая һәм Спартак урамнарында яшәүчеләр очрашуга җыелачак, рәсми рәвештә, тавыш бирү юлы белән, киләсе елга үзара салым кертү кысаларында нинди мәсьәләләр хәл итәселәрен билгеләячәкләр. Күпчелек ничек хәл итсә, шулай булачак та.